С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда тантаналы чара узды.
Бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы Радмир Беляев котлады, Менделеевскиның төрле милләт халыклары арасындагы дуслыкны, яхшы гореф-гадәтләре белән дан тотуын билгеләп үтте.
Аннан соң бүләкләү булды. Республика һәм район дәрәҗәсендәге Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары төрле һөнәр вәкилләренә тапшырылды.
Рәсми өлешне концерт номерлары дәвам итте.
Бәйрәм мәдәният сарае мәйданында дәвам итте. Яшь менделеевлылар өчен балалар концерты оештырылды.
Коляскалар парады бик матур үтте. Әти-әниләре белән бергә барлыгы 13 бала катнашты.
"Коляскалар парады» "Менделеев яңалыклары" газетасының мәгълүмати ярдәме белән "Әниләр җәмгыяте " инициативасы белән узды.
Катнашучыларны һәм җиңүчеләрне Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Ханзаров котлады.
Кечкенә Әминә Мөбәрәкшина әти-әнисе белән Гран-при яулады.
Барлык катнашучыларга партнерлардан бүләкләр тапшырылды.
Аннары район башлыгы Радмир Беляев котлау сүзләре белән чыгыш ясады, ә кичәне шәһәркүләм концерт дәвам итте. "Отпетые мошенники" төркеменең элеккеге солисты Гарик Богомазов бәйрәмнең хедлайнеры булды.
Бәйрәм кичәсе дискотека белән тәмамланды.