Йөкле хатын-кызлар бердәм пособие ала

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Быелның гыйнварыннан кертелгән бердәм пособиене балалы гаиләләр генә түгел, йөкле хатын-кызлар да ала.

Бердәм пособиегә хокук алу өчен гаиләдә кешегә айлык керем җан башына төбәк яшәү минимумыннан артмаска тиеш.

Татарстан Республикасында аның күләме 12 219 сум тәшкил итә. Шулай ук пособие билгеләгәндә гаиләнең керемнәрен һәм мөлкәтен комплекслы бәяләү кулланыла.

Бердәм пособие булачак әнигә йөклелек вакыты 12 атнадан соң билгеләнә. Акча исәпкә куелган айдан алып түләнә, әмма йөклелекнең 6 атнасыннан да иртәрәк түгел. Пособие күләме гаиләнең кеременә бәйле һәм 13 319 сумга тиң булган төбәктәге эшкә яраклы халык өчен яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% тәшкил итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International