Татарстан Росреестрында ведомствоның кадастр инженерлары белән электрон хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды. Аны үткәргәндә кадастр инженерларының Росреестр порталында Шәхси кабинет аша гаризалар бирүдә килеп туган вәзгыятьләр турында фикер алыштылар. Шулай ук инженерлар һәм Росресстрның «ТехноКад» һәм башка программалар аша үзара эшчәнлеге мәсьәләләре каралды.
Росреестрга документлар тапшыру мөмкинлеген кадастр инженерлары электрон рәвештә шактый гадиләштерә һәм исәпкә алу-теркәү гамәлләрен тизләтә, чөнки мөрәҗәгать итүчене өстәмә вакытлы чыгымнардан һәм кыенлыклардан азат итә.
Үз чиратында, күчемсез милек базарының һөнәри катнашучылары "Шәхси кабинет" аша документлар бирү процессын оптимальләштерүне яки "ТехноКад" программасы белән тәэмин итүне дәвам итәргә тәкъдим ителде. Киңәшмәдә кадастр инженерларының әлеге багланышлар процедураларын яхшырту буенча барлык тәкъдимнәре җыелачагын һәм Росреестрга эшләп бетерү өчен тапшырылачагын хәл иттеләр.