Мин ике айга кызым янына Кырымга барырга ниятлим. Миңа пенсияне хат ташучы өйгә алып килә, минем банк картам юк. Бу очракта пенсияне ничек алырга мөмкин?
Вакытлыча күченгәндә ике вариант каралган. Беренчедән, пенсия алу өчен банк картасын рәсмиләштерергә мөмкин. Шул ук вакытта Россиянең Социаль фондына пенсияне яңа җиткерү оешмасын сайлау турында гариза бирергә һәм анда карта счетының реквизитларын күрсәтергә кирәк. Моны Россиянең Социаль фонды сайтында яки "Дәүләт хезмәтләре" порталында шәхси кабинеттагы "Пенсия китерү турында" интернет-сервис, шулай ук күпфункцияле үзәк аша эшләргә мөмкин.
Бу очракта сез кайда булуыгызга карамастан акча ала аласыз.
Икенчедән, почта аша җибәрү сакланып калса, өйгә кайткач, бөтен сумма түләнә. Закон 5 ай эчендә пенсияне алмаска рөхсәт итә. Шуннан соң аның түләүләре туктатыла.