Татарстан Росреестры: күчемсез милек белән шәхси катнашмыйча килешүләрне дәүләт хезмәтләрендә дә тыярга мөмкин

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

​Моның өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында Росреестрга Бердәм дәүләт милек реестрына тиешле язма кертү турында гариза бирергә кирәк.

Татарстан Росреестрында 2023 елга кадәр язманы кертү турында гаризаны ике ысул белән генә бирергә мөмкин булуын искәрттеләр:күпфункцияле үзәк аша һәм электрон формада көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзалап, Росреестр сайты аша. Әмма быелдан расланган хисап язмасы булган гражданнар дәүләт хезмәтләрендә шундый гариза бирә ала.

Теркәлү мөмкин түгеллеге турында гариза электрон документ формасында шәхси кабинетны гариза бирүченең көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән имзаланмыйча куллану аша тапшырылырга мөмкин. Бердәм дәүләт милек реестрында билге 5 эш көненнән дә соңга калмыйча барлыкка киләчәк. 

Хезмәт «Госключ» мобиль кушымтасын куллану мөмкинлеге белән бар, ул көчәйтелгән квалификацияле электрон имза сертификатын бушлай алырга һәм аны смартфонда документларга кул кую өчен кулланырга мөмкинлек бирә. Әгәр дә хуҗа мондый тыюны элек тә куйган булса, аны да сервис ярдәмендә алып ташларга мөмкин.

Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова: "Гражданнарга нинди ысул белән файдаланырга икәнен үзләре хәл итә. Иң мөһиме, һәрхәлдә, ышаныч кәгазе буенча эш итүче арадашчылар күчемсез милек хуҗасының ризасызлыгы турында килешү төзи алмаячак. Карар милекчеләрнең милек хокукларын алдаркараклардан өстәмә якларга ярдәм итәчәк!»

Исегезгә төшерәбез, хокук иясенең шәхси катнашыннан башка хокук күчүен теркәү мөмкин түгеллеге турында гариза бирү өчен, үзең белән паспортны алырга кирәк. Бу дәүләт хезмәте гражданнарга бушлай бирелә. Тиешле язма бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелгәч, беркем дә милекченең шәхси катнашыннан башка күчемсез милек белән нинди дә булса килешү төзи алмаячак. Әгәр теркәлү өчен документларны хокук иясе түгел, ә башка кеше тапшырса, аларны карамыйча кайтарачаклар.

Ел башыннан күп функцияле үзәкләр аша Татарстан Росреестрына 3,5 меңгә якын шундый гариза килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International