Аларның берсе Казанда, икенчесе Саба районында урнашкан.
Яңа уку елы алдыннан Татарстанда тулай тораклар кадастр исәбенә куелды. Казанда Четаев урамы, 8 адресы буенча урнашкан А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ студентлары яшәячәк. Байлар Сабасында-аграр көллият укучылары.
"Четаев урамындагы студентлар йорты" 620 кешегә исәпләнгән. Бу 17 катлы заманча бина, гомуми мәйданы 16,3 мең кв.м А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИның хуҗалык эше буенча проректоры Игорь Титов билгеләп үткәнчә, ике урынлы бүлмәләр. Блоклар ике-өч бүлмәне, аерым кухня, санузел һәм душ бүлмәсен үз эченә ала. Яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен медицина блогы һәм спорт залы бар. Территориядә шулай ук ял итү һәм студентлар чараларын оештыру өчен ачык мәйданчык каралган.
Саба аграр көллиятенең гомуми мәйданы 4,6 мең кв.метрдан артыграк, 173 кешегә исәпләнгән. Көллияттә авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләү һәм ремонтлау, мәгълүмат системалары һәм программалаштыру, икътисад һәм бухгалтерлык, төзелеш һәм башкалар кебек белгечлекләргә әзерләячәкләр
Татарстан Росреестры әлеге белем бирү учреждениеләре студентларын булачак яңа йортлары белән котлый!