Белем көнендә Менделеевскида «Потомки Менделеева» химия-технология лицее ачылды. Ул капиталь ремонт үткәрелгән 3 нче номерлы мәктәп базасында урнашкан.
Яңартылган лицей 958 укучыны һәм 150 беренче сыйныф укучысын кабул итте. Беренче шалтыратуда район башлыгы Радмир Беляев ата-аналарга һәм балаларга мөрәҗәгать итте.
- Минем өчен планнарның тормышка ашуы бик сөендерә. Татарстан Республикасында иң яхшы химия-технология лицее булсын өчен, без көчебезне куйдык.. Без республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов проекты буенча югары бәя алдык. Безнең районга сәфәр вакытында ул безне үрнәк итеп куйды, чөнки җиһазландыру һәм ремонт буенча барысы да заманча таләпләргә туры килә, - дип билгеләп үтте Радмир Беляев.
Лицейның проект куәте 1178 укучы. Лицейның символик ачкычын «Аммоний» АҖнең баш инженеры Эдуард Еремеев тапшырды. Проектны финанслауны «Аммоний»АҖ химия комплексы алып барды. «Аммоний» АҖ бинаны капиталь ремонтлауга 227 млн сум һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан Рөстәм Миңнеханов карары буенча технологик җиһазлар белән тәэмин итүгә 80 млн сумнан артык акча бүлеп бирелде.
Лицей заманча уку җиһазлары, робототехника, химия, физика, биология буенча цифрлы лабораторияләр белән җиһазландырылган. Уку кабинетларында интерактив панельләр, яңа мәктәп җиһазлары урнаштырылган. Лицей учреждениегә керү белән идарә итүче уникаль куркынычсызлык системасы белән җиһазландырылган.
Лицейны ачу Менделеевск районында лицей, колледж һәм Казан милли тикшеренү техник университеты – КХТИ да профильле укытудан торган белем бирү кластерын булдыру буенча масштаблы проектның бер өлеше булды. Менделеевск, «Аммоний» АҖ һәм Казан милли тикшеренү техник университеты – КХТИ соравы буенча шулай ук алдынгы инженерлык мәктәбен булдыру өчен РФ Хөкүмәте ярдәмен алды.