Иминиятләштерелмәгән гражданнарның баласына бердәм пособие

2023 елның 26 сентябре, сишәмбе

Практикада балаларга яшәү минимумы күләменең 50% күләмендә бердәм пособие билгеләнгән гражданнар (2023 елда Татарстан Республикасында 5926,00 сум)  бала карау буенча (1,5 яшь ярымга кадәр) 8591,47 сум күләмендә айлык пособие билгеләү турында гариза белән мөрәҗәгать итә.

Әгәр иминләштерелмәгән (ягъни эшләмәүче) гражданнарга яшәү минимумының 50% күләмендә бердәм пособие билгеләнгән булса, ә сумма буенча 1,5 яшькә кадәр пособие күбрәк булса, бу очракта граждан бала карау буенча айлык пособие (1,5 яшькә кадәр) рәсмиләштерүгә гариза бирергә хокуклы.

Баланы ел ярымга кадәр карау буенча пособие билгеләнгән очракта, бердәм пособие түләү Россия Социаль  фонды органына тиешле шартлар килеп чыгуы турында билгеле булган айдан соң бер айдан туктатыла.

Югарыда әйтелгәннәргә бәйле рәвештә, 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча пособие алу хокукы гаиләнең җан башына уртача керемен, күчемсез һәм күчемле милек булуны һәм керемнәр булмау сәбәпләрен, ә көндезге формада укучыларны һәм керемнәрне исәпкә алмаганда, милек булмау яки керемнәр булмау сәбәпләренә бәйсез рәвештә билгеләнә. Бердәм пособие һәм карау буенча пособие хокукы булганда, барлык иминиятләштерелмәгән затларга, шул исәптән көндезге формада укучыларга да, ике пособиенең берсен сайлау хокукы бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International