Менделеевскида «Уңыш векторы» гомуми белем бирү оешмалары сыйныф җитәкчеләренең район форумы узды

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Форумда район башлыгы Радмир Беляев, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, мәгариф идарәсе, шулай ук район мәктәпләре директорлары һәм педагоглары катнашты.

Форум башланыр алдыннан катнашучылар район мәктәпләре оештырган тематик күргәзмәләр эше белән таныштылар.

Сәламләү сүзе белән район башлыгы Радмир Беляев чыгыш ясады:

Сыйныф җитәкчесе - мәктәптә иң якын кеше. Һәрвакыт шулай булды һәм булачак!  Шуңа күрә мин, мәсәлән, сыйныф җитәкчесе Галина Васильевнаны хәтерлим. Һәм әлегә кадәр аның белән аралашам.  Чынлыкта исә бу бик катлаулы эш. Баланы тою, аны кызыксындыру. Кулны пульста тоту бик мөһим, әлбәттә. Һәм менә болар барысы да сыйныф җитәкчесе җилкәсенә ята. Шулай ук бик күп документлар, материаллар. Педагог булу - ул сәләт. Без сезгә бу хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәбез!

Аннары мәгариф идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы  Рәис Нәҗипов  "Заманча мәктәптә сыйныф җитәкчесе роле. Сыйныф җитәкчесе нинди булырга тиеш?" дигән темага чыгыш ясады

Шулай ук шәһәр мәктәпләре сыйныф җитәкчеләренең берничә чыгышы булды.

Советлар Союзы Герое М.С. Фомин исемендәге 1 нче гомуми белем бирү мәктәбенең 8 Д  сыйныфы җитәкчесе Ләйсән Мищихина гаилә һәм мәктәпнең үзара бәйләнеше турында сөйләде.

Укыту – тәрбия эшенең сыйфатын арттыруның мөһим шарты буларак сыйныф җитәкчесе һәм аерым предмет укытучыларының үзара эшчәнлеге турында  "Менделеев токымнары" 3 нче химия-технология лицее 6 нчы сыйныфның сыйныф җитәкчесе Альбина Садриева чыгыш ясады 

Аннары дәрестән тыш эшчәнлекнең гамәли-ориентлашу техник алымнарын куллану турында 2 нче гомуми белем бирү мәктәбенең 4 сыйныфның сыйныф җитәкчесе Елена Созонова сөйләде.

Шулай ук форумда ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина чыгыш ясады:

Безнең бурыч - балаларга ярдәм итү. Әни булдыра алмаска да мөмкин, әмма укытучы булдыра ала. Яхшы сыйныф җитәкчесе - ул гаилә әгъзасы гына түгел, яхшы психолог та. Мин сезгә эшегез өчен рәхмәт белдерәм. Педагог һәм остаз елында эшегезнең һәрвакыт ләззәт китерүен телим.

Ахырда сыйныф җитәкчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International