Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы эшмәкәрлек климатын үстерү өчен кире элемтә булдыруга сораштыру үткәрү турында игълан итте

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Республика Рәисенең йөкләмәсе буенча Татарстанда эшмәкәрлек климатын яхшырту буенча план эшләнә. Бизнес ихтыяҗларын ачыклау һәм план чараларын формалаштыру өчен бизнесның кире элемтәсе нигезендә ТР икътисад министрлыгы эшмәкәрлекнең актуаль мәсьәләләрен өйрәнү өчен сораштыру үткәрә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары-эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова белдерде.

Тармак, иҗтимагый һәм эшлекле оешмалар, бизнеска ярдәм итү институтлары һәм икътисад министрының беренче урынбасары - эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова катнашындагы чара төбәк сәүдә-сәнәгать палатасында «Бизнес өчен: ярдәм чаралары» бизнес-иртәнге аш кысаларында узды.

Үзенең чыгышында ул кече һәм урта бизнесның агымдагы торышы турында сөйләде. Татарстан инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге рейтингында алдынгы урыннарда тора. 2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы инвестиция климат торышы рейтингында чираттагы тапкыр 2 нче урынны алды. Агымдагы елның 1 нче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча, шәхси эшмәкәрлекне һәм үзмәшгульләрне  исәпкә алып, кече предприятиедә эшләүчеләр саны 10,3%ка яки 76,9 мең кешегә арткан.Шулай ук министр урынбасары кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше приоритетлары һәм юнәлешләре турында да искәртте.

Барлык куелган бурычларны тормышка ашыру өчен эшмәкәрлек климатын үстерү буенча план эшләнә. Планны әзерләү өчен Министрлык җитештерү, финанс, икътисад һәм башка эшмәкәрлек мәсьәләләрен өйрәнү өчен сораштыру узарга тәкъдим итә. 
Шулай ук чарада гамәлдәге федераль һәм республика ярдәм чаралары турында сөйләделәр.

Сораштыру нәтиҗәләре агымдагы атна ахырында, 29 сентябрьдә, бизнес-берләшмәләр, хакимият органнары, актив муниципалитетлар һәм республикада эшмәкәрлек климатын яхшырту буенча чаралар планы проектын тикшерү максатында булачак ярдәм инфраструктурасы оешмалары катнашында киңәйтелгән стратегик сессиядә игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International