2024 елга социаль хезмәтләр җыелмасы формасын 1 октябрьгә кадәр сайларга мөмкин

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

2023 елның 1 октябренә кадәр федераль ташламага ия булучыларга   социаль хезмәтләр җыелмасын (НСУ) алу формасын сайларга кирәк.

Социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукына ия федераль ташламачылар социаль хезмәтләр алу рәвешләрен: натураль формада яисә акчалата эквивалентта сайларга мөмкин. Шул ук вакытта законнар социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасын акчалата да, өлешчә дә алмаштыруны күздә тота.

Менделеевск районында социаль хезмәтләрне 749 федераль ташламага ия булучылар  ала.

Социаль хезмәтләр җыелмасы натураль формада бирелә, радиация йогынтысына дучар булган гражданнар, шулай ук сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан гражданнар искәрмә булып тора.

2023 елның 1 октябре ял көне булу сәбәпле, Россия Социаль фондының клиент хезмәтенә  29 сентябрьдән дә соңга калмыйча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Социаль фондка тиешле гаризаны Россия Социаль фонды сайтында (www.sfr.gov.ru) яки Дәүләт хезмәтләре порталында (www.gosuslugi.ru) һәм шулай ук күпфункцияле үзәктә бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International