Электрон хезмәт кенәгәсеннән мәгълүматны дистанцион рәвештә алырга мөмкин

2023 елның 29 сентябре, җомга

Менделеевск районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) федераль законнардагы үзгәрешләргә ярашлы рәвештә гражданнар үзләренең хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматны электрон хезмәт кенәгәсе рәвешендә алырга мөмкиннәр дип искәртә.

Мәгълүматлар белән гражданнар шәхси кабинет аша Россия Социаль  фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында, яки смартфоннар өчен махсус кушымта аша таныша ала. Электрон документ формасындагы күчермә Россия Социаль  фондының электрон-цифрлы имзасы белән расланган, һәм юридик әһәмияте буенча мондый документ традицион кәгазьгә тигез. Шулай итеп алынган мәгълүматны кирәк булганда мәгълүмат чарасында сакларга, бастырырга яки e-mail аша җибәрергә мөмкин.

Шәхси кабинетка керү өчен, дәүләт хезмәтләре сайтында Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында  теркәлергә һәм расланган хисап язмасын алырга кирәк. Шәхси кабинетка керү өчен логин һәм пароль кулланырга кирәк.

«Электрон хезмәт кенәгәсе" бүлегендә "Хезмәт эшчәнлеге турында белешмә  алу" мөмкин. Мәгълүмат белән танышканнан соң, «Сорарга» опциясенә күчәргә, кирәк булганда электрон почтага мәгълүмат алырга («галочка» белән билгеләргә), анда хезмәт эшчәнлеге турында өземтә формалаштырылачак. Дәүләт хезмәтләре порталында электрон хезмәт кенәгәсеннән өземтә алу өчен «Хезмәтләр» бүлегенә керергә кирәк.

«Хезмәтләр» бүлегендә «эш һәм мәшгульлек»не сайлагыз. Аннары «Хезмәт хокукы» бүлеге, «Электрон хезмәт кенәгәсеннән өземтә» аша гражданның шәхси кабинетына «Хезмәт эшчәнлеге турында өземтә» киләчәк.

Шунысы мөһим: хезмәт кенәгәсенең электрон версиясендә 2020 елдан башлап мәгълүматлар теркәлә. Хезмәт кенәгәсен кәгазьдә сакларга киңәш итәбез, чөнки ул 2020 елга кадәр хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны раслый.

Электрон хезмәт кенәгәсеннән мәгълүматны шулай ук кәгазь рәвешендә дә алырга мөмкин: эш бирүчегә (соңгы эш урыны буенча), Россия социаль фондының территориаль органы клиент хезмәтендә.

Белешмә: Россия социаль фонды һәм күпфункцияле үзәк органнары тарафыннан  россияленең яшәү яки эшләү урынына бәйләнмичә башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International