Менделеевскида "Автобабай-2023" машина йөртү осталыгы конкурсы узды

2023 елның 29 сентябре, җомга

Конкурс өлкәннәр көненә багышланды.

28 сентябрьдә Менделеевскида "Автобабай-2023" республика машина йөртү осталыгы конкурсының муниципаль этабы узды. Аны Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлеге, «Юл хәрәәкте иминлеге» ДБУ территориаль идарәсенең профилактика бүлеге, автомәктәп белән берлектә үткәрделәр. 
Конкурста 5 машина йөртүче катнашты, алар конкурс шартлары буенча ике этапта сынаулар узды. Беренчесендә катнашучылар вакытка юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен күрсәтәләр, ә икенчесендә автодромда махсус күнегүләр үтәделәр.
Ике этап нәтиҗәләре буенча беренче урынны Леонид Белоногов алды. Ул Казан шәһәрендәге республика этабында Менделеевск районы исеменнән чыгыш ясаячак.
Икенче урынны Наил Сираҗетдинов алды, өченче урынны Рафит Сафин алды.

Ахырда призлы урыннарны алган катнашучылар кубоклар, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алдылар. Шулай ук конкурста катнашучыларның барысын да билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International