Бүген администрациядә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева рәислегендә традицион эшлекле дүшәмбе узды.
Киңәшмә башында туристлык өлкәсе хезмәткәрләрен бүләкләделәр. 27 сентябрьдә Бөтендөнья туристлык көне билгеләп үтелде.
Намуслы хезмәте, район мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткәне, һөнәренә тугрылыгы һәм музей тормышында актив катнашканы өчен район башлыгының Мактау грамотасы белән туган якны өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре Ирина Галәветдинова бүләкләнде
Район Башлыгының Рәхмәт хаты белән Менделеевск районында туристлыкны үстерүгә зур өлеш керткәне өчен «Шифалы су - Ижминводы» шифаханәсенең броньлау, сату һәм урнаштыруны гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Светлана Кузмичева бүләкләнде.
Ләйсән Камил кызы узган атнадагы мөһим вакыйгалар һәм планлаштырылган чаралар турында сөйләде.
Аннары «Без һәм Менделеевск» китап фестивален уздыру турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ханзаров Дамир Шамил улы сөйләде.
Менделеевск муниципаль районы территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча гомумшәһәр өмәләре үткәрү чаралары планы турында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Метальников Сергей Владимирович сөйләде