2023 елның 3 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшен булырга мөмкин, төнлә һәм иртән аерым районнарда томан көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе киңәш итә:
Яшен вакытында:
Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда барганда яшенле яңгыр явып китсә, һичшиксез, хәрәкәтне туктатыгыз һәм үз транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганны көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә дә бозылулар килеп чыгарга мөмкин. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм яшен беткәнне көтәргә кирәк.
Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга кирәк.
Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Томан вакытында
Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентлашуны югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан вакытында автомобильдә хәрәкәт иткәндә кискен үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
Шуны истә тотарга кирәк, томан ераклыкны яшерә, шуңа да гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.
Кискен туктап калмаска, ә туктарга кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметергә кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.