Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 1 гыйнварыннан тупланма пенсия, пенсия тупланмалары хисабына билгеләнә торган пенсия түләү һәм бер тапкыр бирелә торган түләүне билгеләү хокукы гражданнарга 60 һәм 55 яшькә җиткәч (ирләр һәм хатын-кызлар), мондый гражданнарның нинди дә булса пенсия алуына карамастан бирелә.
Шулай итеп, гражданнарның әлеге категориясенә карата пенсия тупланмалары акчаларын түләүне билгеләү хокукы түбәндәгечә билгеләнә::
1. Картлык буенча иминият пенсиясенә хокук булганда (кирәкле иминият стажы һәм шәхси пенсия коэффициенты зурлыгы булганда), пенсия тупланмалары акчаларын түләү хокукын бәяләү 5 процентлы барьер кулланып башкарыла.
2. Картлык буенча иминият пенсиясенә хокук булмаганда (иминият стажының таләп ителгән дәвамлылыгы һәм (яки) шәхси пенсия коэффициенты зурлыгы юк) пенсия тупланмалары акчаларын бер тапкыр түләү бирелә
Шул ук вакытта тупланма акчаларны түләү хокукы булганда, бүгенге көнгә кадәр әлеге түләүне сорап мөрәҗәгать итмәгән гражданнар да бар.
Шуңа бәйле рәвештә хәзерге вакытта Менделеевск районында Россия Социаль фонды бүлгенең клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) гражданнарга язма рәвештә, шулай ук телефоннар аша пенсия тупланмалары, тупланма пенсия яки пенсия түләүләре хисабына бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләү турында гариза бирү мөмкинлеге (кирәклеге) турында хәбәр итә.
Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы, Россия Социаль фондының клиентлар хезмәте яки күпфункцияле үзәк аша бирергә мөмкин.