2023 елның 3 октябрендә 18 сәгатьтән 4 октябрьдә 18 сәгатькә кадәр
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы (Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе, Түбән Кама, Зәй, Сарман, Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Ютазы, Баулы, Тукай муниципаль районнары һәм Яр Чаллы шәһәр округы)буенча:
Аязучан болытлы.
Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява. Көндез башлыча явым-төшемсез.
Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Җил көнбатыш, көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с тизлектә, көндез урыны белән 15-18 м/с кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы +2..+6˚.
Көндез һаваның максималь температурасы +14..+18˚.
1 класс урманнарның янгын куркынычлыгы: фаразланмый.
20 муниципаль берәмлектә 2 класс урманнарның янгын куркынычлыгы: Апас, Арча, Әтнә, Балтач, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Тәтеш, Теләче муниципаль районнары һәм Казан шәһәре округы.
3 класс (уртача) урманнарның янгын куркынычлыгы 13 муниципаль берәмлектә: Әгерҗе, Алексеевск, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Лениногорск, Менделеевск, Түбән Кама, Спас, Тукай, Чистай, Ютазы муниципаль районнары һәм Яр Чаллы шәһәр округы.
12 муниципаль берәмлектә 4 класс урманнарның янгын куркынычлыгы (Югары): Азнакай, Актаныш, Аксубай, Әлки, Әлмәт, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман һәм Чирмешән муниципаль районнары.
Урманнарның гадәттән тыш (5 класс) янгын куркынычы: фаразланмый.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 26.09.2023 ел, № 1186 карары белән 2023 елның 26 сентябреннән 16 октябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында Гражданнарның урманнарда булуларын һәм аларга транспорт чараларының керүләрен 21 көнгә чикләү кертелде.