РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Татарстан Республикасының Менделеевск районындагы мәгариф учреждениеләре эше белән танышты.
"Быел Менделеевскида мәгариф өлкәсендә масштаблы проектлар гамәлгә ашырыла. Региональ атна барышында район башлыгы Радмир Беляев белән бергә аларның эше белән таныштык. Менделеевск тиз үсеш ала, яңа кече һәм урта предприятиеләр барлыкка килә, социаль әһәмиятле проектлар һәм программалар кертелә. Иң мөһиме-уңай үзгәрешләр темпын киметмәү. Үз чиратында, якташларымның инициативаларын һәрвакыт хуплаганымны һәм хупларга әзер булуымны билгеләп үтәсем килә», – дип аңлатма бирде депутат.
Яңа уку елында шәһәрнең 3 нче мәктәбе базасында капиталь ремонттан соң «Менделеев токымнары» химия-технология лицее үз ишекләрен ачты. Ул 1100дән артык укучыны кабул итә.
Районда беренче яшь тамашачы театры ачылды. Ул «Этюд» балалар сәнгать мәктәбенең яңартылган филиалында эшләячәк һәм яшь актерлар, рәссамнар, музыкантлар һәм биючеләр өчен өстәмә белем бирү мөмкинлекләрен тәкъдим итәчәк.
260 укучыга исәпләнгән «Мирас» татар гимназиясен реконструкцияләү тәмамлануга якынлаша, анда өстәмә белем бирүнең берничә юнәлеше дә эшләячәк: Габдулла Тукай исемендәге әдәби мәктәп, милли көрәш секциясе һәм башкалар.
"Мәгариф системасын үстерү, мәктәпләр һәм балалар бакчаларын төзү һәм капиталь ремонтлау «Бердәм Россия» халык программасының мөһим өлеше булып тора, һәм бүген без Менделеевск районында бу эшнең яхшы нәтиҗәләрен күрәбез», – дип билгеләп үтте Когогина.