Исегезгә төшерәбез, 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Менделеевск районында зирәк кешеләр декадасы уза.
Шунысы күркәм, Менделеевск районында “көмеш” яшьтәгеләр өчен төрле чаралар уздырыла. Мәсәлән, Чаллы һәм Тойгуҗа мәдәният йортларында зирәк кешеләр өчен бәйрәм концертлары узды. Җырлар, шигырьләр, биюләр - болар барысы да зирәк, хөрмәтле, чыдам һәм сабыр кешеләргә якты һәм истә калырлык бүләк булды һәм беркемне дә битараф калдырмады. Бәйрәм хөрмәтенә Турай авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Багданур кызы шәхсән үзеннән һәм авыл депутаты Сәлим Ханнан улы исеменнән авыл халкын котлады һәм 21 азык-төлек пакеты тапшырды.