Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә республика конкурсы йомгаклары буенча безнең районда берьюлы ике җиңүче бар:"Бондюжский" ТИҮ һәм "Альфа" ТИҮ Грант суммасы 1 400 000 сум тәшкил итте. Конкурс "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" ассоциациясе ярдәмендә 2015 елдан бирле уздырыла. Алынган грантлар кысаларында Менделеевск ишегалларында яңа кече архитектура формаларын урнаштыру эшләре башланды, аерым алганда, яңа атынгычлар, ясалма таулар, турниклар һәм башкалар.