ПЕНСИЯГӘ ФЕДЕРАЛЬ СОЦИАЛЬ ӨСТӘМӘ БИЛГЕЛӘҮ ТӘРТИБЕ ТУРЫНДА

2023 елның 6 октябре, җомга

«Дәүләт социаль ярдәме турында» 1999 елның 17 июлендәге 178-ФЗ номерлы Федераль законның 12.1 статьясына ярашлы рәвештә, матди тәэмин итүнең гомуми суммасы төбәктә яшәү минимумы күләменә ирешмәгән эшләмәүче пенсионерларга пенсиягә социаль өстәмә билгеләнә.

2023 елга пенсиягә социаль өстәмә түләүләр билгеләү максатларында Татарстан Республикасында пенсионерның яшәү минимумы күләме 10508 сум күләмендә билгеләнгән. 

Матди тәэмин итү суммасын билгеләгәндә: пенсия; айлык акчалата түләүләр, шул исәптән социаль хезмәтләр җыелмасы бәясе; өстәмә матди тәэмин итү ; субъект законнары белән билгеләнгән башка социаль ярдәм чаралары исәпкә алына.

Әгәр барлык күрсәтелгән түләүләрне исәпкә алып, пенсионерның кереме төбәктәге яшәү минимумыннан түбән кала икән, аңа төбәктәге пенсионерның яшәү минимумы дәрәҗәсенә кадәр социаль өстәмә түләү билгеләнә (10508 сум).                

Әлеге түләү хәзерге вакытта гаризасыз нигездә билгеләнә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International