Пенсионерның үлеме сәбәпле алынмаган пенсияне түләү тәртибе турында

2023 елның 9 октябре, дүшәмбе

Агымдагы айда пенсионерның үлеме сәбәпле алынмаган пенсия суммалары,  әгәр мөрәҗәгать пенсионерның үлеменнән соң 6 ай узганчы булса, аның белән бергә яшәгән гаилә әгъзаларына (балаларга, ата-аналарга, ир белән хатынга, абыйларга, апаларга, оныкларга, әби-бабайларга ) түләнә,.

Пенсионерның үлеме сәбәпле алынмаган пенсия суммаларын алу өчен түбәндәге документлар бирелә:

Пенсионерның үлеме сәбәпле алынмаган пенсияне түләү турында гариза.
Пенсия алуны сорап мөрәҗәгать иткән кешенең паспорты.
Үлем турында таныклык.
Үлгән пенсионер белән аның үлгән көнендә бергә яшәүне раслаучы документ;
Үлгән кеше белән туганлык мөнәсәбәтләре турында документ (туу турында таныклык, никах турында таныклык, торак органнары яки җирле үзидарә органнарының гаилә составы турында белешмәсе).


Үлгән пенсионер белән бергә яшәгән гаилә әгъзалары булмаганда, алынмаган пенсия суммалары Россия Федерациясе Гражданлык кодексы нигезендә билгеләнә.

Бу очракта үлгән пенсионерның варислары үлем көненнән алып алты айлык срок үткәнчегә кадәр Пенсия фондының территориаль органына пенсионер яшәгән вакытта түләнмәгән пенсия суммалары турындагы белешмә алу өчен мөрәҗәгать итә. Белешмә нотариус гарызнамәсе һәм гариза нигезендә рәсмиләштерелә.

Пенсионерның үлеме сәбәпле алынмаган пенсияне түләү турында гаризаны күпфункцияле үзәк аша бирергә мөмкин!.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International