7 октябрьдән 8 октябрьгә кадәр Түбән Кама шәһәрендә кикбоксинг буенча «лайт-контакт», «лоу – кик», «фул - контакт» дисциплиналарындаТатарстан Республикасы беренчелеге һәм команда чемпионаты узды. Безнең «Батыр» спорт мәктәбе укучылары Локтев Никита, Һадиуллин Эмиль әлеге ярышларда катнаштылар. Призлы урыннар юк, әмма ярыш тәҗрибәсе алдык.