Премиянең төп максаты-Татарстан Республикасы территориясендә волонтерлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруда күренекле нәтиҗәләр өчен волонтерларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү.
Премия алуга ирекле эшчәнлекне оештыручылар дәгъва итә ала: коммерцияле булмаган оешмалар, уку йортлары, бизнес вәкилләре. Шәхси катнашканда волонтерлар өч юнәлеш буенча конкурста катнаша ала: "Волонтерлар", "Командалар","Бизнес". "Татарстан Республикасының Ел волонтеры" аерым бүләкләнә.
Премиянең гариза бирү кампаниясе 20 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Гаризаны сылтама буенча бирергә мөмкин — https://dobro.ru/contest/101/apply/. бүләкләү тантанасы ел ахырында узачак, анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның катнашуы күздә тотыла.
Премияне ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Иреклелекнең мәгълүмати-ресурс үзәге»коммерцияле булмаган автоном оешмасы оештыра.