2023 елның 8 октябрендә "Батыр" спорт мәктәбенең спорт сараенда көнчыгыш хәрби көрәш буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге узды.
Ярышларда 10 шәһәрдән 12 команда катнашты: Казан, Биектау, Буа, Агерҗе, Менделеевск, Яр Чаллы, Тукай районы, Түбән Кама, Алабуга. Мамадыш.
Безнең спортчылар спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре җиңүгә зур өлеш керттеләр һәм 25 медаль яуладылар.
1 урын - 6 медаль
2 урын - 11 медаль
3 урын - 8 медаль
«Батыр»спорт мәктәбе тренеры Лисютин Сергей Иванович.
Ярышларда җиңүчеләр грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.