2023 елның 11 октябре 00.00 сәгатьтән 08.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү
2023 елның 11 октябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе киңәш итә:
Бозлавык вакытында:
Аз тая торган аяк киеме әзерләгез. Ашыкмыйча сак хәрәкәт итегез, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен аяк табанына тигез басыгыз. Олы яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр дә сез таеп китсәгез, егылу биеклеген киметү өчен чүгәләгез.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына чыгарга киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдында трассаны узмаска кирәк, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең туктау юлы шактый арта, тиз генә туктый алмаячак. Бары тик транспорт агымын карап кына хәрәкәт итәргә. Кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә кирәк. Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юлларны аркылы чыкканда чиктән тыш игътибарлы булырга;
2. Урамны җәяүлеләр кичүе билгеләнгән урында гына аркылы чыгарга. Шуны истә тотарга: күз күреме җитәрлек булмаганлыктан һәм юлларның тайгак булуы аркасында машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;
3. Юл өлешен чыгу өчен, мөмкин булганча, җир өсте яисә җир өсте җәяүлеләр кичүләрен генә файдаланырга;
4. Хәрәкәт итүче транспорт каршында трассаны йөгереп чыкмаска;
5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;
6. Ерактан күренеп торырлык жилетны кулланырга яисә яктылыкны кире кайтара торган элементларны киемгә беркетергә.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт туктаудан тоткарланып калырга кирәк. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта тормозга берничә тапкыр басарга, шуның белән сез арттан килуче машина йөртүчеләргә сигнал бирәсез. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына чыгарга киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдында трассаны узмаска кирәк, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең туктау юлы шактый арта, тиз генә туктый алмаячак. Бары тик транспорт агымын карап кына хәрәкәт итәргә. Кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә кирәк. Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.