Әлфия Когогина: балалар товарларына өстәмә бәягә салым буенча ташлама илебез җитештерүчеләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе

Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта РФ Салым кодексына балалар  товарларына өстәмә бәягә салымның киметелгән ставкасын билгеләү өлешендә төзәтмәләр кабул итте.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип аңлатма бирде: «Кабул ителгән инициатива балалар товарлары җитештерүчеләргә йөкләнешне киметергә тиеш, өстәмә бәягә салымның ташламалы ставкасын биләүләр, манежлар, су коену өчен ванналар, балалар автокреслолары һәм велосипедлар җитештерүчеләргә куллану мөмкинлеген җәелдерергә тиеш. Хәзерге вакытта мондый ярдәм чарасы балалар киемнәре, аяк киеме, уенчыклар, коляскалар һәм язу кирәк-яраклары өчен генә гамәлдә. Өстәмә бәягә салым түләүдән экономияләнгән акчалар бизнесны үстерүгә, яңа эш урыннары булдыруга, хезмәт хакын арттыруга юнәлдерелергә мөмкин.

Закон рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң бер ай узгач, әмма өстәмә бәягә салым буенча чираттагы салым чорының 1 нче көненнән дә иртәрәк үз көченә кермәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International