Зирәк кешеләр декадасы ахырында район дәүләт хезмәте ветераннары белән традицион очрашу узды.

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе

Сөйләшү җылы һәм, әлбәттә, уңышлы үтте. Чөнки безнең тәҗрибәле өлкән буын һәрвакыт үз фикерләре белән уртаклаша һәм кызыклы ккиңәшләр тәкъдим итә.

Очрашуда 35 ел мәгариф өлкәсендә эшләгән Смирнова Клавдия Ивановна катнашты. Бу, һичшиксез, район, республика һәм бөтен илебез үсешенә зур өлеш.
Владимир Владимирович Путин әйтмешли: «Иң мөһим, төп тема - белем бирү сыйфаты. Безнең максат-барлык мәктәпләрдә дә аның югары дәрәҗәсен тәэмин итү»
Шулай итеп, ТР Хөкүмәте ярдәме белән районда беренче «Мирас» татар гимназиясе барлыкка киләчәк, ул белем бирү программаларының сыйфатын һәм төрлелеген яхшыртырга, шулай ук татар мәдәнияте һәм теле үсеше өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International