Географик объектларның исемнәре реестрына ярашлы, Татарстан территориясендә 4 639 шундый объект урнашкан, шуларның 3 меңнән артыгы - торак пунктларның исемнәре.
Географик атамаларның дәүләт каталогын булдыру һәм алып бару эшләрен Роскадастр башкара. Әлеге гавами-хокукый компания сайтында географик объектлар атамалары реестрлары, торак пунктларның атамалары реестрлары, шулай ук континенталь шельфның географик объектлары һәм Россия Федерациясенең аерым икътисадый зонасы атамалары, Ачык диңгез һәм Антарктика чикләрендә Россия тикшеренүчеләре тарафыннан ачылган яки бүленгән географик объектлар исемлеге бар.
Торак пунктларның барлык чикләре, шул исәптән аларның исемнәре Реестрда булган исемлекләре Бердәм дәүләт чикләр реестрына кертелә. Хәзерге вакыттакүчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында 3119 торак пунктның 2455е бар, аларның 534 е 2023 елда кертелгән. Татарстан Росреестрында аңлатуларынча, торак пунктларның күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына кертү чаралары шул исәптән «Киңлек мәгълүматларының милли системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.
Шулай ук ведомствода географик объектлар атамаларының Россия Федерациясе халыкларының тарихи һәм мәдәни мирасының состав өлеше буларак дәүләт тарафыннан саклануына игътибар иттеләр. Объектларның бер исемнәрен икенчеләренә алмаштыру, географик объектларның бозылган исемнәрен куллану рөхсәт ителми.
"Татарстан Росреестры тарафыннан даими нигездә карталарда, планнарда һәм юл билгеләрендә географик объектлар исемнәре мониторингы алып барыла. Шул ук вакытта ремонт эшләре бара торган һәм яңа автомобиль юллары салына торган территорияләрдә урнашкан объектларга аерым игътибар бирелә. Соңгы тикшерүләрнең берсе М7 трассасында үткәрелгән. Географик объектлар исемендә тәртип бозулар ачыкланмаган, - дип шәрехләде Татарстан Росреестры җитәкчесе Азат Җаббаров.