Дәүләт Думасы беренче укылышта Россия геройларына җир кишәрлекләре бирү буенча ташламалар күләмен киңәйтүче закон проектын кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип аңлатты: «Бүген геройлар җир кишәрлеге алу хокукыннан шәхсән генә файдалана ала. Бу Ватанны саклаучы әтисен яки улын югалткан туганнарына карата гаделсезлек. Закон кабул ителгәннән соң җир кишәрлеген йорт төзү яки шәхси ярдәмче, бакчачылык хуҗалыгы алып бару өчен генә түгел, ә фермерлык эшчәнлеге өчен дә кулланырга мөмкин булачак. Бу үз эшен ачарга теләүчеләр өчен өстәмә ярдәм булачак.»
Закон проекты геройларның һәм Дан орденының тулы кавалерларының тормыш иптәшләренә, балаларына һәм ата-аналарына җир кишәрлеге алу хокукын мирас итеп тапшыру мөмкинлеге бирәчәк. Документ нигезендә, геройларга җир кишәрлеге бушлай һәм чираттан тыш милеккә биреләчәк.