Теләче авылында 12-15 октябрьдә 2009-2010 елгы кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Ярышларда Татарстан Республикасының кече шәһәрләреннән 14 команда катнашты. 6 уеннан 6 җиңү яулап, безнең команда беренчелекне яулады. Александр Васильевич Басаркинны һәм аның командасын яхшы нәтиҗә белән котлыйбыз!