Менделеевскида беренче "Аммоний Менделеевск кроссы " узды. Ярышларда Менделеевск, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Россиянең башка шәһәрләреннән 800гә якын кеше катнашты. Аерым зур команда булып җанатарлар торды. Оештыручылар исәпләвенчә, спортчыларга көч бирергә ким дигәндә 500 кеше килгән иде. «Аммоний»га һәм бу вакыйганың бер өлеше булган һәркемгә рәхмәт!