Бүген «Эшлекле дүшәмбе» дә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Ханзаров 1-10 октябрьдә үткән өлкәннәр декадасы турында сөйләде.
Менделеевск һәм Менделеевск районының барлык учреждениеләре һәм оешмалары лаеклы ялда булган ветераннары һәм өлкән яшьтәге хезмәткәрләре хөрмәтенә чаралар үткәрделәр.
Декада 30 сентябрьдә "Юность" район мәдәният йорты мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе белән башланды, анда өлкән яшьтәгеләргә борчак таратылды һәм коймаклар белән сыйладылар