"Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 9 нчы районара идарәсе" салым түләүче – физик затлар өчен Ачык ишекләр көннәре үткәрә!
2023 елның 19 октябрендә 09.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр
2023 елның 26 октябрендә 09.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр
Адресы: ТР, Алабуга шәһәре, Чапаев ур., 78
Чара кысаларында теләге булган һәркем 2023 елда милек салымнары, физик затларның керемнәренә салым буенча салым хәбәрнамәләрен үтәү тәртибе турында күбрәк белә алачак.
Салым хезмәте белгечләре муниципаль берәмлекләрдә салымнарны кем түләргә тиешлеге, нинди срокларда, нинди ставкалар һәм ташламалар конкрет кулланылуы турында җентекләп сөйләячәкләр, шулай ук салым темасына гражданнарның башка сорауларына да җавап бирәчәкләр.
Теләге булган һәркем Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен салым түләүчеләрнең шәхси кабинеты» сервисында теркәлү процедурасын үтә алачак. Үзең белән шәхесне раслаучы документ булырга тиеш.