Татарстан Республикасы территориясендә давыл турында кисәтү игълан ителде.
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесеннән 2023 елның 16 октябрендә 10 сәгать 50 минутта давыл турында кисәтү килде: «2023 елның 17 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә төнлә 15-19 м/с тизлектә, көндез һәм кичен 09-23 сәгать аралыгында 15-20 м/с, көчәйгәндә 25-28 м/с тизлектә көчле көньяк, көньяк-көнбатыш җиле көтелә»