Бүген район башлыгы Радмир Беляев #командаменделеевск" белән "Белочка"Тихоново балалар бакчасында булды. Бинаны капиталь ремонтлау мәсьәләләре каралды. Бүгенге көндә балалар бакчасына 10нан артык бала йөри. Узган ел район башлыгы кушуы буенча электр чыбыклары һәм балалар караватлары яңартылды. Шулай ук Радмир Илдар улы якын арада балалар бакчасын һәм мәктәпне берләштереләчәк катнаш учреждение төзү мәсьәләсе каралуын билгеләп үтте.