Бала карау ялын әни генә түгел, әти дә рәсмиләштерә ала. Татарстанда 1000 якын әти бала карау буенча ял рәсмиләштергән.
Бала карау буенча декрет ялын рәсмиләштерү өчен ата-анага эш бирүчегә ял бирү турында гариза һәм түләү билгеләү турында гариза бирү җитә.
"Баланы карау өчен ял 3 яшькә кадәр бирелә. Шул ук вакытта айлык пособие балага 1,5 яшь тулганчы түләнә. Максималь пособие күләме уртача хезмәт хакының 40 процентын тәшкил итә, әмма 33,2 мең сумнан артмый.",- дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин
Ата-ана бала карау буенча декрет ялында булганда, аның пенсия хокуклары формалаша, чөнки бу чор иминият стажына кертелә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, баланы карау өчен ялны әнисе яки әтисе генә түгел, ә бабасы, әбисе һәм туганнары яки опекуннары да рәсмиләштерә ала. Әгәр дә гаиләдә игезәк яки өч игезәк туса, ике ата-анага да бер үк вакытта ялга китәргә мөмкин.