Төмәндә XVI Төмән цифрлы форумы һәм «ИНФОТЕХ»күргәзмәсе ачылды

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

Төмәндә "Инфотех-2023" форумы старт алды.

Күргәзмәдә Россиянең 14 субъектыннан 40 компаниянең эшләнмәләре һәм технологияләре тәкъдим ителгән, анда 3 000нән артык кеше катнашты. Менделеевск районыннан Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад, алгарышлы  социаль икътисадый үсеш территориясе һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары Ленар Әхмәтов һәм Менделеевск муниципаль районы Советының мәгълүматлаштыру технологияләре белән тәэмин итү бүлеге башлыгы Андрей Талевнин катнашты. Икътисадның төп тармакларында ясалма интеллект үсеше төрле дискуссия мәйданчыкларында һәм стратегик сессия кысаларында карала.

 

Ленар Әхмәтов һәм Андрей Владимирович билгеләп үткәнчә, Төмән шәһәре төрле эшчәнлек өлкәләрендә цифрлы чишелешләр кертү буенча яхшы үрнәк булып тора, әлеге тәҗрибә безнең районда да кулланылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International