Төнлә һәм иртән томан, көндез 15-17 м/с тизлектә көчле җил, Татарстан Республикасы территориясенең көньяк районнарында һәм Казанда 21 октябрьдә көчле яңгыр көтелә. Урамнарда һәм юлларда йөргәндә бик игътибарлы һәм сак булыгыз. Юл аша чыгу өчен мөмкин булганча җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләреннән файдаланырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмагыз! Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112.