"Батыр" спорт мәктәбендә ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча финал ярышлары узды

2023 елның 22 октябре, якшәмбе

«Батыр» спорт мәктәбендә «Татарстан - Яңа гасыр»республика иҗтимагый хәрәкәте призларына ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең I лигасы  финал ярышлары узды. Ярышларда Чистай, Яшел Үзән, Иннополис, Лениногорск, Бөгелмә, Менделеевск шәһәрләре, шәһәр тибындагы Җәлил командалары катнашты.  Нык көрәштә җиңүчеләр билгеләнде: хатын-кызлар командалары арасында: 1 урын - Зеленодольск, 2 урын - Лениногорск, 3 урын - Бөгелмә; ир-атлар командалары арасында 1 урын - Бөгелмә, 2 урын - Иннополис, 3 урын - Зеленодольск.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International