Татарстан Республикасында "Көзге каникуллар" профилактика чарасы старт ала

2023 елның 23 октябре, дүшәмбе

2023 елның 25 октябреннән 6 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә  балалар юл-транспорт һәлакәтен профилактикалауга юнәлдерелгән."Көзге каникуллар" дигән киң масштаблы чара узачак. 
2023 елның 9 аенда республика юлларында 347 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 бала һәлак булган һәм 361е яраланган.
Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә аварияләр белән бәйле хәл аеруча борчылу тудыра. Ел башыннан 10 бала-пассажир һәлак булды.
Юл хәрәкәтендә катнашучыларның әлеге категориясе белән хәл кискенләшү сәбәпле, балаларның күпләп йөрү урыннарында балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуны профилактикалау буенча чаралар узачак.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре  юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган кечкенә җәяүлеләргә игътибарсыз калмаячак. Аларның юл аша чыгу кагыйдәләрен бозу фактларын полиция хезмәткәрләре яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, «ата-аналар патруле» һәм «әтиләр патруле» гражданнарның инициатив төркемнәре, шулай ук «Россия укучылар хәрәкәте» иҗтимагый оешмасы белән берлектә кисәтәчәк. Хокук бозулар турында мәгълүмат җәяүлеләрнең уку урыны буенча алар белән алга таба профилактик эшләү өчен тапшырылачак.
Шулай ук полиция хезмәткәрләре мәгариф оешмаларында укучылар һәм аларның әти-әниләре белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәк. Тематик лекцияләр автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда узачак.
Көннең кыскаруы шартларында, шулай ук уңайсыз һава шартлары аркасында килеп чыккан юл хәлләре белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы, сак булырга һәм яктылыкны кире кайтаручы элементлардан файдаланырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International