19-21 октябрьдә Казан шәһәрендә 14 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча СССРның спорт мастеры И. И. Шишкин истәлегенә багышланган Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
Ярышларда Татарстан Республикасы шәһәрләреннән 260 спортчы катнашты.
Безнең спортчылар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр
Егетләр (2010-2011 елларда туганнар)
1 урын-Макаров Вадим
3 урын-Курбанов Тимур
Кызлар (2010-2011 елларда туганнар)
2 урын – Яхина Разалина
3 урын-Блинова Ульяна
Ярышларда җиңүчеләр грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.