Көзге каникул алдыннан мәктәп укучылары өчен юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча дәресләр уза

2023 елның 25 октябре, чәршәмбе

«Көзге каникуллар» оператив-профилактик чарасы кысаларында укучылар белән балалар юл-транспорт һәлакәтен, көзге чорда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны профилактикалау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Балаларга юлда үз-үзләрен тотуның төп кагыйдәләрен искә төшерде, җәяүлеләр кичүе буенча юлның куркынычсыз үтүен, яктылык кайтаручы элементлар куллану кирәклеген аңлатты. Барлык балалар да диярлек мәктәп сумкаларында һәм киемнәрендә шундый аксессуарлар булуы белән мактаналар, шулай ук һәрвакыт юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә вәгъдә бирделәр.
Мәктәп укучыларының каникулларын куркынычсыз итү-балалар белән алып барылган әңгәмәләрнең иң төп бурычы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International