Әлфия Когогина: герой-аналарга һәм «Ата-ана даны» ордены алган гаиләләргә түләүләр керем салымыннан азат ителәчәк.

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта «Ата-ана даны» ордены һәм «Герой-Ана»исеме өчен акчалата түләүләрне физик затларның керемнәренә салымнардан азат итү турында төзәтмә кабул итте.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип аңлатма бирде: «Без күпләр өчен үрнәк, балалар тәрбияләүдә, гаилә кыйммәтләрен саклауда үрнәк булган гаиләләргә керем салымыннан түләүләрне азат итү турындагы норманы законлы рәвештә беркетергә тәкъдим итәбез. Бу акчалар тулысынча күп балалы гаилә бюджетын тулыландыруга юнәлдереләчәк.

«Ата-ана даны» орденын җиде баладан да ким булмаган гаиләләр ала, «Герой-Ана» исеме ун һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән хатын-кызларга бирелә. Бүләкләр белән бергә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр дә түләнә: 1 млн.сум — «Герой-Ана» исеменә, 500 мең сум — «Ата — ана даны» орденына, 200 мең сум - «Ата-ана даны» ордены медаленә.

Закон 2024 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International