Махсус сезнең өчен әзер аш, икмәк-күмәч һәм кондитер эшләнмәләре әзерләгәндә куркынычсызлык таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча инструкция, шулай ук үз-үзеңне тикшерү буенча чек-бит эшләнде.Чек-биттән республиканың җәмәгать туклануы өлкәсендә эшчәнлек алып баручы үзмәшгуль гражданнары һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары файдалана ала. Гаризалар кабул итү «Төбәк ярдәм чаралары» бүлегендә кече һәм урта эшмәкәрлек РФ цифрлы платформасы аша гариза бирү юлы белән башкарыла, аннан соң «Әзер кулинар, икмәк-күмәч һәм кондитерлык эшләнмәләре әзерләгәндә куркынычсызлык таләпләрен үтәү буенча чек-бит бирү» хезмәтен сайларга кирәк.