Татарстан үзмәшгульләренә маркетплейсларда бизнес башларга ярдәм итәчәкләр

2023 елның 27 октябре, җомга

«Минем бизнес" үзәге Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы ярдәме белән үзмәшгульләрне маркетплейсларда бизнес башларга һәм үстерергә өйрәтәчәк.

Катнашучыларны Россиянең e-commerce базары үзенчәлекләре белән таныштырачаклар, маркетплейсларда шәхси кабинет булдырырга, алар өчен иң яраклы мәйданчыкны һәм уңайлы логистик схеманы билгеләргә өйрәтәчәкләр. Шулай ук үзмәшгульләргә SEO-оптимальләштерү үткәрүдә ярдәм итәчәкләр. Белем бирү программасы Россиянең эре онлайн-мәйданчыкларына юнәлдерелгән: Wildberries, Ozon, Яндекс.Маркет һәм KazanExpress. Катнашучылар укыту модулен тәмамлау турында 16 академик сәгать күләмендә сертификатлар алачаклар. Программада катнашу өчен гаризаны РФ кече һәм урта эшмәкәрлек.цифрлы платформасында «Төбәк ярдәм чаралары» бүлегендә бирергә мөмкин. «Минем бизнес" үзәге Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы ярдәме белән «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында белем бирү модулен гамәлгә ашыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International