2023 елның 27-28 октябрендә Чаллы шәһәрендә кикбоксинг буенча VII ачык республика турниры узды.
Ярышларда Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Менделеевск шәһәрләреннән 100 дән артык спортчы катнашты.
Тренер Немтырев О. В. җитәкчелегендәге "БАТЫР" спорт мәктәбе спортчылары түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр:
2 урын - Локтев Никита (2011 елда туганнар арасында фулл бүлегендә 39 кг авырлык категориясендә )
3 урын - Хәлиуллин Эмиль (2013 елда туганнар арасында лайт бүлегендә 40 кг авырлык категориясендә)
Егетләребезне котлыйбыз!!!