"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе"ннән 2023 елның 30 октябре 18.00 сәгатьтән 31 октябре 18.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү килде
2023 елның 30 октябре кичендә, 31 октябре төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:
-җепшек кар яву,
-кыска вакытлы буран,
-бозлы яңгыр,
-бозлавык,
-томан,
-15 м/с кадәр тизлектә көчле җил.
2023 елның 31 октябрендә Казанда урыны белән:
-төнлә һәм иртән җепшек кар ява,
- аз гына буран,
-бозлы яңгыр,
-бозлавык;
- иртән һәм көндез томан.
Татарстан Республикасы буенча Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе киңәш итә:
Томан вакытында
Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентлашуны югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан вакытында автомобильдә хәрәкәт иткәндә кискен үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
Шуны истә тотарга кирәк, томан ераклыкны яшерә, шуңа да гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.
Кискен туктап калмаска, ә туктарга кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметергә кирәк.
Бозлавык вакытында:
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт туктаудан тоткарланып калырга кирәк. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта тормозга берничә тапкыр басарга, шуның белән сез арттан килуче машина йөртүчеләргә сигнал бирәсез..Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына чыгарга киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдында трассаны узмаска кирәк, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең туктау юлы шактый арта, тиз генә туктый алмаячак. Бары тик транспорт агымын карап кына хәрәкәт итәргә. Кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә кирәк. Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юлларны чыкканда чиктән тыш игътибарлы булу;
2. Урамны җәяүлеләр кичүе билгеләнгән урында гына аркылы чыгарга. Шуны истә тотарга: күз күреме җитәрлек булмаганлыктан һәм юлларның тайгак булуы аркасында машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;
3. Юл өлешен чыгу өчен, мөмкин булганча, җир өсте яисә җир өсте җәяүлеләр кичүләрен генә файдаланырга;
4. Хәрәкәт итүче транспорт каршында трассаны йөгереп чыкмаска;
5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;
6. Ерактан күренепторырлык жилетны кулланырга яисә яктылыкны кире кайтара торган элементларны киемгә беркетергә.
Буран вакытында:
Табигатьтә актив ял итүне яратучыларга үзләрендә төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә. Күз күреме начарланса, җирлектә ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.
Буран һәм көчле җил юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә кинәт туктап калудан сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда тизлекне әкренләп киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шуның белән артыгыздан хәрәкәт итүче машина йөртүчеләргә кисәтүче сигнал бирәчәксез. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм тәгәрмәчләрнең торышына игътибар итәргә кирәк. Барлык оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда ерактан яхшы күренеп тору өчен жилет кулланырга.кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән җәяүлеләр кичүе урынында гына чыгарга, хәрәкәт итүче транспорт алдындагы трассаны кичмәскә киңәш ителә, чөнки юлның тайгак япмасы аркасында автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Транспорт агымына каршы гына барырга. Ерактан күренеп торучы жилет кулланырга яки киемгә яктылыкны кире кайтаручы элементлар беркетергә.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар аша үткәндә бик игътибарлы булырга;
2. Урамны билгеләнгән җәяүлеләр кичүе урынында гына чыгарга, шуны истә тотарга кирәк: күрү мөмкинлеге җитмәү һәм юлның тайгак булуы аркасында шоферга транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;
3. Юл аша чыгу өчен, мөмкин булганча, җир өстендәге яки җир астындагы җәяүлеләр кичүләрен генә кулланырга;
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдында трассаны узмагыз;
5. Транспорт агымына каршы гына барырга;
Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.