«Көзге каникуллар» оператив-профилактик чаралары кысаларында районның «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ профилактика бүлеге башлыгы Мәликә Халикулова «Юность» кинотеатрында балалар белән әңгәмә үткәрде, шулай ук балалар «Юлда 5 кагыйдә»дигән гыйбрәтле видеоролик карадылар.
Җәяүлеләр кагыйдәләрне, шәһәрдә нинди җәяүлеләр кичүләре барлыгын, юл хәрәкәтен кем көйләвен, көйләнә торган җәяүлеләр кичүе буенча бары тик светофорның яшел сигналына гына кичү, көйләнә торган җәяүлеләр кичүендә тукталырга кирәклеген, автомобильнең туктаганын көтеп торырга, шуннан соң гына юлны дәвам итүен искә төшерделәр. Көннең караңгы вакытында һәм начар һава торышында киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булырга тиеш.