Дүрт аяклы ярдәмчене күрү сәләте буенча инвалид кеше ала ала, әгәр бу хакта аның шәхси тернәкләндерү программасында язма бар икән.
Өйрәтелгән этне алу өчен гаризаны граждан үзе дә, аның вәкиле дә бирә ала:
- социаль Фондның яшәү урыны буенча бүлегендә;
- дәүләт хезмәтләре Порталы аша (https://www.gosuslugi.ru/600315/1/form);
- КФҮ аша;
- почта аша.
Гариза бирү өчен түбәндәге документлар кирәк:
- гражданның паспорты (туу турында таныклык — 14 яшькә кадәрге балага);
- шәхси тернәкләндерү программасы, әгәр ул 2016 елга кадәр эшләнгән булса;
- Әгәр гаризаны инвалид кешенең вәкиле бирә икән, аның паспорты һәм ышаныч кәгазе кирәк булачак (әгәр вәкил инвалид баланың ата — анасы булса, туу турында таныклык та җитә).
Аннан соң эт алу өчен юл күрсәтүче этләр мәктәбенә чакыруны көтәргә кирәк.
Дүрт аяклы ярдәмчене хуҗаның шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып сайлап алачаклар, ә тагын аларны бер — берсе белән аралашырга өйрәтәчәкләр.
❗Эт инвалид гражданга бушлай бирелә, аны сатарга яки бүләк итәргә ярамый.